news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининградның татар җәмгыяте аш-су бәйрәме уздырган

Шәһәрдә мондый чара беренче мәртәбә уздырылды.

Калининградның татар җәмгыяте аш-су бәйрәме уздырган
tatar-congress.org

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). 13 июльдә Калининград шәһәренең “Кардәшләр” татар җәмгыяте “Татар кухнясының милли гореф-гадәтләре” дигән чара уздырган. Әлеге чара беренче тапкыр уздырылган, эчтәлеге һәм формасы белән дә калганнарыннан аерылып торган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Чарага бер ай чамасы әзерләнгәннәр. Калининград өлкәсенең татар җәмгыяте активы программа әзерләгән, ризыклар исемлеген төзегән. Ә хатын-кызлар әзерләү өчен ризыклар сайлаган.

Татар оешмасы әгъзалары милли ризыкларның рецептларын саклый, аларны буыннан-буынга тапшыра.

Чара барышы белән Рәкыя Ржевская җитәкчелек иткән. Сәлимә Ягудина һәм Лилия Габбасова аш-су китаплары һәм төсле рәсемнәр буенча презентация әзерләгән. Хатын-кызлар үзләре сайлаган ризыкның кыскача тасвирламасын сөйләгән, аны әзерләү серләре белән бүлешкән. Ир-атлар һәр ризыкка бәя бирүдә бәйсез экспертлар буларак катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100