Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Калининград татарлары вәкиле Татарстанның читтәге татарлар өчен әһәмиятен әйтте
95 яшьлек Хәким Биктеев әйтүенчә, Татарстан булмаса, тел, гореф-гадәтләрне саклау кыен булыр иде.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Калинград татарларының дини оешмасының оештыручысы Хәким Биктеев Татарстанның татар халкы өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әйтте. Бу хакта «Казан ЭКСПО» да ул ТАССРны бәйрәм итүгә багышланган чарада «Татар-информ» журналистына әйтте.
«Әлхәмделиллаһ, без мөселманнар, бүген мөселманнар, бүген Татарстанга бу көнне үткәрергә килдек. Татарстан булмаса, татар халкы бергә җыела алмас инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов магнит кебек бөтен татар халкын үзеңә җыя», — диде ул.
Хәким Биктеев ТАССРның 100 еллыгына һәм үзенә кагылышлы кызыклы мәгълүмат та җиткерде. «Без Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Татарстанга — 100, миңа 95 ел. Татарстан миңа караганда 5 елга өлкәнрәк», — диде ул.
Калининградтан килгән татар кешесе татарстанлыларга озын гомерләр теләп дога кылды. «Сез дә, без дә татар телен, динебезне, нәселебезне сакласак, бик зур бүләк булыр иде. Аллаһ барыгызга да бәхет бирсен», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз