Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининград шәһәрендә татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары бүләкләнде
Аларга «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медальләре тапшырылды.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Калининград шәһәренең милләтара очрашулар үзәгендә «Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Калининград өлкәсе Губернаторы Указы нигезендә, әлеге бүләк өлкә иҗтимагый берләшмәләре вәкилләренә тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр исемлегендә «Кардәшләр» оешмасына нигез салучы һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Сәлимә Яһудина Калининград өлкәсендә 1946 елдан бирле яши. Ул Багратионовск шәһәрендә лейтенант Фатыйх Кәримгә һәйкәлне яңартуда катнашты. Аның иҗатын популярлаштыру буенча чаралар үткәрде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк Сәлимә Абдулла кызы Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән иде.
«Калининград өлкәсенең 75 еллыгына» юбилей медале белән шулай ук татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзалары — Мидхәт Мөлеков, Әмир Хәйруллин, Рәисә Журавлева, Халидә Әхмәдова бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз