news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирергә тәкъдим итәләр

Калининград шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирергә тәкъдим итәләр. «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте тарафыннан Калининград шәһәре урамнарының берсенә танылган шагыйрь, кече лейтенант Фатих Кәрим исемен бирү тәкъдимен хуплаган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, диелә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәрендә.

Калининградта 9 гыйнвар — шагыйрь Фатих Кәримнең туган көнендә әдәби очрашу узды. Аны «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештырган. Үткәрү урыны итеп шәһәрнең космонавт Алексей Леонов исемендәге китапханәсе сайланган — мәдәни чаралар үткәрү өчен ул инде күп еллар үз бүлмәләрен биреп тора.

Калининград өлкәсе татарлары һәм башкортлары шагыйрьне олылап искә алды, аның иҗаты, сугыш юлы турында сөйләде. Шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә укыды. Калининград өлкәсендә аны укыйлар, хәтерлиләр һәм яраталар, диелә хәбәрдә.

Шагыйрь соңгы тапкыр 1966 елда Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәренең хәрби-мемориаль комплексында күмелә. Фатих Кәрим кабере өстендәге яңа гранит ансамбль 2007 елның 7 сентябрендә, Багратионовск шәһәре көнендә ачылган. Һәйкәл-обелиск ташына шагыйрь-сугышчы Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Ул Калининград өлкәсе татарлары һәм Багратионовск халкының хәйрия акчасына куелган.

Ә Фатих Кәрим һәлак булган урында — Медовое һәм Садовое бистәләре арасындагы кырда (Владимирово бистәсе янында) юлдан ерак түгел (37,8 м биеклектә) 2017 елда истәлекле билге урнаштырыла. «Монда 1945 елның 19 февралендә 226-нчы сапер батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы — танылган татар шагыйре Фатих Кәрим сугышта һәлак булган» дигән язулы мемориаль плитәле таш урнаштырыла.

Багратионовск урамнарының берсе Фатих Кәрим хөрмәтенә аталган.

Искә алу көннәрендә шагыйрьнең һәлак булган һәм соңгы күмелгән урынына чәчәкләр салалар. Ел саен Калининград язучылары тарафыннан «Йөрәкләрне кызганма син, шагыйрь!» төбәкара әдәби бәйгесе оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100