Калининград өлкәсенең Аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктеевның 98 яшен билгеләп үттеләр
27 мартта Калининград шәһәре һәм өлкәсе мөселман җәмгыятенә нигез салучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининградның беренче хәрби коменданты, I дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены кавалеры, Аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктеевка 98 яшь тулды. Ветеранны котларга «Ихсан» җирле мөселман дини оешмасы (Калининград) рәисе, «Инам» Калининград төбәк мөселман иҗтимагый оешмасы президенты Явер Гусейнов һәм әлеге оешманың вице-президенты Заур Аббасов килгән иде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Явер хаҗи Гусейнов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән котлау хатын укыды. «Россия мөселманнары өчен Сез һәм Сезнең җәмгыятькә, динебезгә фидакяр хезмәтегез – зур ихтирам һәм киң иҗтимагый танылу үрнәге...» - диелә мөфтинең котлау хатында. Хәким ага әлеге котлау сүзләре өчен Россия мөселманнарының рухи лидерына рәхмәт белдерде һәм Россия мөселманнары, Ватаныбызга атап дога кылды.