news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград өлкәсенең Аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктеев вафат

Калининград өлкәсенең Аксакаллар шурасы рәисе Хәким Биктеев 99 яшендә бакыйлыкка күчте, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Бүген Милли Шура рәисе аны соңгы юлга озатырга Калининград шәһәренә бара.

Хәким ага Биктеев гомерен татар халкына, аның телен, тарихын, динен саклауга багышлаган олуг шәхес иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, Литваны, Белоруссияне, Кенигсбергны немец фашистларыннан азат итүдә катнаша. Күп еллар, тыныч тормышта, хезмәт эшчәнлеген халык хуҗалыгын торгызуга багышлый.

1990 еллар башында аксакалыбыз Хәким Исмәгыйль улы Калининград һәм Калининград өлкәсе мөселман җәмгыятенә нигез сала һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул оешмадан аерылмый. Ул Калининград әлкәсенең почетлы гражданины булды. Милләткә хезмәте өчен Татарстанның Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Һәрчак барлык милли һәм дини чараларда катнашып, үзенең төпле киңәшләрен, фикер-тәкъдимнәрен җиткереп килде. Бөтендөнья татар конгрессының да аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Конгресс тарафыннан оештырылган чараларның һәрвакыт шәрәфле кунагы булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100