news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград өлкәсенең әдәби музеенда Фатих Кәримгә багышланган истәлекле чара узды

5 майда Калининград өлкәсенең бердәнбер әдәби музее – Кристионас Донелайтис мемориаль музеенда «Воин. Поэт. Гражданин» күргәзмәсе ачылды. Бу музей – Калининград өлкә тарихи-сәнгать музееның Чистые Пруды бистәсендәге филиалы. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Татар язучысы һәм шагыйре Фатих Кәримгә (1909-1945) багышланган зур экспозиция дә аның сугыш каһарманы буларак фаҗигале язмышы, хәрби һәм гражданлык батырлыклары күрсәтелә.

Күргәзмәдә Ф.Кәрим әсәрләре чыккан басмалар, иҗаты турында китаплар тәкъдим ителгән. Төп экспонат – Фатих Кәрим беренче тапкыр күмелгән кабернең дюраль эпитафия табличкалары.

Бу такталар 1966 елдан бирле Калининград өлкә тарихи-сәнгать музеенда саклана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot