Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининград өлкәсендә татар халкының традицион бәйрәме – Сабан туе узачак
20 июньдә Калининград өлкәсендә татар һәм башкорт милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Бу хакта Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы хәбәр итте.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтә Куликово бистәсенең «Собрание» күңел ачу комплексы янындагы аланда, Балтыйк диңгезе яр буеннан 100 метр ераклыкта узачак.
Сабантуй — язгы кыр эшләре тәмамлануны, җир яңаруны һәм җәй башлануны символлаштыручы милли бәйрәм. Бүген ул – җыр-бию, милли аш-су, спорт ярышлары, гаилә уеннары һәм халыклар дуслыгы атмосферасын берләштерүче зур халык бәйрәме. Калининград өлкәсендә бу бәйрәм Идел буе мәдәниятен, татар һәм башкорт традицияләрен, һөнәрчелеген һәм Балтыйк диңгезенең үзенчәлекле рухын чагылдыра.
Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнгән:
- Зур концерт: сәхнәдә иҗат коллективлары, фольклор ансамбльләре һәм татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак;
- Милли ярминкә һәм мастер-класслар: хәзерге заман һәм борынгы һөнәрчелек үрнәкләре белән танышу;
- Милли ризыклар күргәзмәсе: тәмле татар һәм башкорт ашлары;
- Спорт ярышлары һәм уеннар: милли көрәш, бүрәнәгә атланып капчык белән сугышу, аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк асып йөгерү һәм башкалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз