Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининград өлкәсендә шагыйрь Фатих Кәрим белән мурал барлыкка килде
Калининград өлкәсендә шагыйрь Фатих Кәрим белән мурал барлыкка килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Багратионовск шәһәрендә рәсемне Пограничная урамындагы 42 нче йорт фасадына урнаштырганнар. Анда Наполеонга каршы сугышта катнашкан Денис Давыдов һәм 1945 елда Прейсиш-Эйлау янында һәлак булган татар шагыйре Фатих Кәрим сурәтләнгән.
Өченче персонаж төбәк тарихын өйрәнүчеләрне гәүдәләндерә. Мурал Калининград өлкәсенең 80 еллыгына проектта бишенче булды, аны рәссамнар Маргарита һәм Грачик Гущян ясаган.
Әлеге муралны ачу тантанасы 3 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә узачак. Аннан соң алдан язылу буенча шәһәр буйлап бушлай экскурсия уздырачаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз