news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград өлкәсендә Сабантуйны «Кардәшлар» җәмгыяте оештыра

16 июльдә Россиянең көнбатышында – Калининград өлкәсендә татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәмне «Кардәшлар» төбәк татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм урыны итеп Калининград өлкәсе Гурьевск шәһәренең Мәдәният паркы территориясе сайланган. Сабантуй гадәттәгечә табигать кочагында уздырыла. Бәйрәмгә барлык халык һәм кунаклар, барлык милләт кешеләре, өлкәнең милли-мәдәни бергәлекләре чакырыла.

Концерт программасында җыр-бию, традицион уеннар һәм ярышлар бар. Конкурсларда һәм ярышларда җиңүчеләрне призлар һәм сувенирлар көтә. Кунаклар милли ризыкларны татып карый алачак.

Сабантуйның төп ярышы - милли көрәш, абсолют батырга тәкә тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100