news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград өлкәсендә Фатих Кәримне искә алдылар

Калининградның «Кардәшләр» төбәк татар-башкорт мәдәнияте иҗтимагый оешмасы әгъзалары татар шагыйре Фатих Кәрим җирләнгән урынга сәфәр кылды. Бу хакта «Кардәшләр» оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Бу көнне чарада катнашучылар Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда һәлак булган совет сугышчыларының Багратионовск шәһәрендә шагыйрь җирләнгән туганнар каберлегендә булды. Шулай ук монда Хәтер очрашуы үткәрделәр, шигырьләр укыдылар һәм шагыйрь каберенә чәчәкләр салдылар.

Аннары балалар китапханәсендә Фатих Кәримнең талантын хөрмәт итүчеләр белән очрашу булды. Анда Фатих Кәримгә багышланган экспозиция: аның шигырьләре тупланган китаплар, шагыйрь биографиясе язылган стенд, җирле язучылар һәм шагыйрьләрнең эшләре тәкъдим ителде. Шулай ук шагыйрьнең кызы Лилия Фатих кызы һәм Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре Казаннан алып кайткан һәм бүләк ителгән китаплар да күрсәтелде.

Чарада катнашучылар Фатих Кәрим урамындагы истәлек тактасына да чәчәкләр салды.

Сәфәр кысаларында җәмгыять әгъзалары шагыйрь истәлеге сакланган Владимирово бистәсенең Мәдәният йортында булды һәм «Фатих укулары»нда катнашты. Татар шагыйренең исеме биредә, Калининград өлкәсендә, буыннарны һәм мәдәниятне берләштереп яшәве күңелне нечкәртә, ди катнашучылар.

«Мондый очрашулар — тарихны саклау гына түгел, үз тамырларыңа, туган телеңә, ата-бабаларыңның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү дә ул», – ди оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot