news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград өлкәсендә Фатих Кәримгә багышланган бәйге нәтиҗәләре билгеле

Калининград өлкәсендә Фатих Кәримгә багышланган бәйге нәтиҗәләре билгеле
Фото: https://tatar-congress.org

23 март көнне Калининград өлкәсендә Варшава конференц залында Фатих Кәримгә багышланган «Фатих! Син исән, исән! Сине укыйлар һәм хәтерлиләр!» дип аталган I Төбәкара әдәби бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Нәтиҗәләрне конгресс сайтында карап була.

Чара түгәрәк өстәл форматында, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, шәхесебезнең оныгы Артем Кәримов, Башкортостан Республикасы Әет авылында урнашкан Фатыйх Кәрим музее мөдире Рәйсә Хафизова, Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Әмир Хәйруллин, шулай ук аның урынбасары Рамил Каюмов, шагыйрә,журналист, Милли Шура әгъзасы Шәмсия Җиһангирова катнашында үтте.

Жюрида татар халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Россиянең мактаулы мәгәриф хезмәткәре Гыйлманова Гөлфия, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстан Республикасы атказанган артисты Зөлфәт Закиров булды.

Нәтиҗәләрне мәртәбәле жюри исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин игълан итте.

Бәйге Калининград өлкәсе, Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы укучылары арасында зур кызыксыну уяткан. Барлык җиңүчеләр өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» төбәк иҗтимагый татар-башкорт оешмасы тарафыннан истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Оештыручылар укучыларга, аларны әзерләгән мөгалимнәргә зур рәхмәт белдерә һәм әлеге ел саен үткәреләчәк бәйгедә катнашырга чакырып кала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100