news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калининград өлкәсендә шагыйрь Фатих Кәрим тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар уза

Әлеге чараларда Казаннан шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым, шулай ук Татарстан язучылары катнашуы көтелә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 2019 елның 1-2 мартында Калининград өлкәсендә шагыйрь-сугышчы Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараларда катнашу өчен Казаннан шагыйрьнең кызы Ләйлә Фатих кызы, шулай ук Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләре белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге делегация килә.

1945 елның 19 февралендә саперлар взводы командиры кече лейтенант Фатих Кәримов Кенигсберг янында, җиңүгә өч ай калгач, геройларча һәлак була.

Фатих Кәрим - XX гасырның 20нче еллар ахырыннан 40нчы еллар уртасына кадәр күренекле татар шагыйре һәм әдәби эшлеклесе. Ул йөзләрчә шигырь, 18 поэма, 2 повесть, 1 драма, берничә тәрҗемә, әдәби-тәнкыйди һәм публицистик эшләр рәвешендә бай иҗади мирас калдырган.

2019 елның 1 мартында Багратионовскида округ администрациясе, җәмәгатьчелек белән очрашулар, Фатих Кәрим һәлак булган һәм күмелгән урыннарда чәчәкләр салу узачак.

2019 елның 2 мартында 11.00 сәгатьтә өлкә тарихи-сәнгать музееның концерт залында (Калининград, Клиника, 21) шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби чара уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100