Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининград өлкәсендә батыр шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Фатих Кәримне искә алдылар
Фатих Кәримнең һаләк булуына 77 ел тулды һәм Муса Җәлилнең тууына 116 ел булды.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Калининград өлкәсендә бөек татар шагыйренә багышланган истәлекле чаралар узды. Быел 1945 елның Көнчыгыш-Пруссия операциясе вакытында Фатих Кәримнең һаләк булуына 77 ел тулды һәм Муса Җәлилнең тууына 116 ел булды.
Чаралар 19 февральдә сугыш шагыйре Фатих Кәрим белән бәйле урыннарны караудан башланды. Нәкъ шул көндә, 1945 елның 19 февралендә шушында үзенең соңгы биеклеген алганда, сапёрлар взводы командиры лейтенант Фатих Кәрим һәлак була. Чаралар сугышчы-шагыйрь Фатих Кәрим белән бәйле урыннарны караудан башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөек шагыйрь Фатих Кәрим һәйкәленә дә чәчәкләр куелды. Аның соңгы җирләнгән урыны — Багратионовск шәһәренең хәрби мемориалы. Хәзерге вакытта Калининград өлкә тарих-сәнгать музеенда беренче кабернең такталары кадерләп саклана.
20 февральдә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны исәпкә алып, «Кардәшләр» җәмгыяте әгъзалары, Космонавт А.А.Леонов исемендәге Калининград китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил һәм сугышчы — шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты буенча әдәби очрашу уздырды.
Китапханәдә аларның шигырьләре яңгырады. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховнаны да хөрмәтләп искә алдылар. Шагыйрьләрнең шигырьләрен, аларның биографиясен җәмгыятьнең актив әгъзалары Сәлимә Яһудина, Наилә Ибраһимова, Рөстәм Ялалов укыдылар.
«Калининград өлкәсе атаклы кешеләре» программасы кысаларында 2022 елның 25 февралендә «Кардәшләр» мәдәният җәмгыяте катнашында Калининградтагы А.Гайдар исемендәге китапханәдә, шулай ук Багратионовск шәһәренең китапханәсендә һәм Владимирово бистәсенең Мәдәни үзәгендә Фатих Кәримнең батырлыгына һәм иҗатына багышланган әдәби чаралар планлаштырылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз