Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Калининград өлкәсе депутатлары Татарстан парламенты белән таныша
Ике төбәк парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү күздә тотыла
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Бүген, 8 декабрь көнне, Татарстанга Марина Оргеева җитәкчелегендә Калининград өлкәсе Думасы делегациясе килде. Казан аэропортында делегацияне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алдылар.
Калининград өлкә парламенты делегациясенең Татарстанга килүенең максаты – республиканың Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышу һәм ике төбәк парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү төзү. Татарстанга эшлекле сәфәр вакытында кунаклар Казанның 178 номерлы укыту үзәгендә, IT-паркта, Универсиада-2013 спорт объектларында, Идел буе физик куьтура, спорт һәм туризм академиясендә, Казан Кремлендә булачаклар. Делегациянең эш планында шулай ук “Казан-Арена” һәм Иске Татар бистәсе белән танышу, тарихи мәчетләр һәм православие храмнарында булу каралган.
Спикерлар Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марина Оргеева тарафыннан Дәүләт Советында 10 декабрь көнне имзаланачак килешү Татарстанның Россия субъектлары парламентлары белән төзелгән 37нче документ булачак. Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең 32 өлкәсе һәм милли республикасы Татарстан белән эшлекле элемтәләр урнаштырды инде, алар эшчәнлекләрен һәм РФ Дәүләт Думасына кертелгән инициативаларын үзара координациялиләү, норматив- хокукый актларны эшләү һәм тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Калининград өлкәсе – Россиянең иң көнбатышта урнашкан һәм иң кечкенә төбәге. Польша, Литва дәүләтләре һәм Балтыйк диңгезе белән чикләнгән һәм мәйданы 15 мең кв. км тәшкил иткән территориядә 1 миллионга якын кеше яши.
2011 елда Калининград өлкәсенең 5 нче чакырылыш Думасына 40 депутат сайланган (2 депутат – бер мандатлы округлардан һәм 20 депутат – партия исемлекләре буенча). Җирле парламентта 5 фракция төзелгән: “Бердәм Россия” 9 депутаттан тора, КПРФ – 5, “Гадел Россия” – 2, “Россия патриотлары” - 2 депутаттан. Профессиональ даими нигездә 25 депутат эшли, диелә хәбәрдә.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru дан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз