news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калининград кешесе таможня аша яшерен рәвештә 11 тутый кош алып керергә теләгән

Әлеге административ хокук бозу очрагы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

 (Казан, 22 апрель, “Татар-инфо”). Калининград таможнясы машинадагы терсәк кую урыны – култыксага яшереп, төбәккә 11 тутый кош  алып керү очрагын туктаткан.

Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Мамоново” таможня постында, Польшадан кайтучы Россия кешесенең җиңел автомобилен тикшергәндә, таможнячылар бер утыргычның терсәк кую урынында мендәр тышына игътибар итә, ә анда 11 попугай яшерелгән була. Әлеге кешенең кошларны илгә алып керүгә рөхсәте булмаган.

Административ хокук бозу очрагы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot