Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калининградта генерал-лейтенант Гани Сафиуллинны искә алдылар
20 июльдә Калининград өлкәсенең «Кардәшләр» татар-башкорт җәмгыяте А. Леонов исемендәге китапханәдә Советлар Союзы Герое, генерал-лейтенант Гани Сафиуллинга багышланган очрашу уздырды. Быел аның тууына 120 ел тула. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чарада «Кардәшләр» җәмгыяте вәкилләре катнашты. Рөстәм Ялалов Гани Сафиуллинның биографиясен, тормышының сугыш чоры һәм ул турыдан-туры катнашкан хәрби операцияләр, бүләкләре, сугыштан соң Кораллы Көчләрдә хезмәт итүе җентекләп сөйләгән. Генерал-лейтенантка шулай ук Калининград өлкәсендә дә хезмәт итәргә туры килә.
Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Гани Сафиуллинга багышланган видеофильм карау да оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз