news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калинград өлкәсе аксакалы Хәким Биктиев туган көнен билгеләп үтте

27 мартта Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининградның мөселманнар оешмасына нигез салучы һәм фашистлардан азат ителгән шәһәр комендатының берсе Хәким Исмаил улы Биктиевка 97 яшь тулды.

Ветеран бүген дә Калининградның аксакаллар советын җитәкли, "Ихсан" җирле дини мөселманнар оешмасы эшчәнлегендә һәм шәһәр чараларында актив катнаша. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аксакалның туган көнендә аны мөселман җәмгыяте вәкилләре, Россия Тикшерү комитетының Калининград өлкәсе буенча тикшерү идарәсе хезмәткәре подполковник Евгений Гольтяпин, фин-уйгыр җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар вәкилләре котлады.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot