news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Калифорниядә янгында кимендә 24 кеше үлгән

Калифорниядә янгыннар нәтиҗәсендә кимендә 24 кеше үлгән, дип хәбәр итә BBC News, Лос-Анджелес Округының суд-медицина экспертизасы бүлеге мәгълүматларына сылтама ясап. Элегрәк 16 кеше һәлак булуы турында әйтелгән иде.

7 гыйнварда Лос-Анджелес округында чыккан урман янгыннары штат тарихында иң зуры санала. Хакимият мәгълүматларына караганда, янгыннарның гомуми мәйданы 16 мең гектардан артып китә. 12,3 меңнән артык бина, танылган кешеләрнең йортларын да кертеп, тулысынча юк ителгән. Метеорологлар сүзләренчә, утның тиз таралуына коры һәм җилле һава торышы ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot