news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калифорниядә торак йортлар өстенә Cessna очкычы килеп төшкән

Авиаһәлакәт нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше җәрәхәтләнгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Калифорния штатының Риверсайд исемле Америка шәһәрендә җиңел ике моторлы Cessna 310 очкычы торак йортлар өстенә килеп төшкән. Бу хакта “ТАСС” җиткерә.

Җирле идарә хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә бер кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 5 кеше яраланган.

Сан-Хосега юнәлгән очкыч, һавага күтәрелеп берничә минут үткәннән соң һәлакәткә дучар булган. Якынча мәгълүматларга караганда, аның бортында 4 кеше булган.

Авиаһәлакәттән соң янгын чыккан. Иң элек очкыч ауган ике йорт яна башлаган, аннан соң ул күрше йортларга таралган.

Вакыйганың килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100