news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калфак псевдомилли эмблема ролен үти - фольклорчы галим Геннадий Макаров

“Калфак асылда кызлар баш киеме, берәр хатын калфак (калпак) кисә, бу акылга сыймаслык хәл булып саналган”, - ди галим.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Калфак (калпак) ул асылда, этник нигездә - кызлар баш киеме. Татарларда йола традицияләре югалгач кына, аны калада яшәүче татар байларының хатыннары үзгәртеп, чәч өстенә беркетелә торган чәч каптырмасына ошаган бер бизәнү элементы итеп кия башлаганнар. Социаль челтәрләрдә калфак турында сүз барганда сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы галим, музыка белгече Геннадий Макаров шулай үз фикерен белдергән.

“Көнбатыш Казахстанда, нугайлар белән бәйле өлешендә дә, аны фәкать кызлар гына кигән, кияүгә чыккач аны хатыннар кия торган башка баш киеменә алыштырганнар. Керәшеннәрдә дә ак калпак баш киемен кызлар гына кигән. Әгәр дә берәр хатын калпак кисә, бу акылга сыймаслык хәл булып саналган, - дип дәвам итә Геннадий Михайлович.

“Хәзер, ХХ йөз башында Европага ияреп, мода буларак чыгарылган калфак - псевдомилли эмблема ролен үти түгелме?” – дип сорау куя галим.

Искәртеп үтәбез, милли кием, аерым алганда, калфак киюне "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова пропагандалый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100