Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Калейдоскоп» паркында балалар ярминкәсе оештырыла
Шимбә көнне, 29 августта, «Калейдоскоп» паркында бу җәйге чорда дүртенче тапкыр балалар ярминкәсе оештырыла. Катнашучылар үзләренең уенчыкларын, китапларын, киемнәрен һәм үз куллары белән ясаган әйберләрен сата алачак. Бәяләрне кую, ташламалар билгеләү һәм сәүдә урыннарын бизәү белән алар тулысынча үзләре шөгыльләнәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары, яшь сатучыларга ярдәм итү йөзеннән, биредә үзләренә истәлекле әйбер сатып алырга чакырыла.
Чарада актив катнашкан һәм үз киштәләрен матурлап бизәгән өчен яшь сәүдәгәрләргә махсус «акча берәмлеге» биреләчәк. Чара ахырында аларны Казан парклары исеменнән әзерләнгән бүләкләргә алыштырырга мөмкин булачак.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ярминкә көндезге 12:00 дә башлана.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз