Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Калеб" җыены шәһәр татар культурасы фестивале мәйданчыкларына мәдәни чараларга чакыра
"Калеб" чаралары бүген Кол-Шәриф мәчете янында һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихи музее ишегалдында уздырылачак.
(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Бүген, 30 август көнне, TAT CULT FӘST шәһәр татар культурасы фестиваленең ике мәйданчыгында "Калеб" чаралары үткәреләчәк. Бу хакта "Калеб"нең оештыру төркеме хәбәр итә.
"Театр мәйданы" - Кол-Шәриф мәчете янындагы бәйрәм программасы:
17:00 - 18:30 - “Калеб” әдәби-музыкаль концерты. Әлеге концертны “Калеб”нең тарихы дип тә, аның каймагы дип тә, асылы дип тә атап була. Биредә “Калеб”тә кавышкан иҗади тандемнар чыгыш ясаячак, тәүге тапкыр нәкъ “Калеб” мәйданнарында башкарылган шигырьләр, җырлар яңгырыячак. Шигьри сүз, профессиональ музыка һәм кичке Казан бер дулкынга көйләнәчәк.
20:15 - 21:00 - “КУ” рок-спектакле. Монологлар һәм “GAUGA” төркеменең җырларыннан торган рок-спектакльнең идея авторы - Илшат Сәетов. Бу спектакльнең премьерасы “Калеб” кысаларында 2018 елның маенда узды. Спектакль 1977 елгы пионерларның 2017 елгы “пионерларга” язылган хатыннан башланып китә. Ә дәвамы – сораулар. Нигә аларның “якты киләчәге” чынга ашмаган? Нигә безнең буынның хәтта ул “якты киләчәккә” ышану идясе дә юк?
"Әдәби мәйдан" - Татарстан дәүләтчелеге тарихы музееның ишегалдындагы чаралар программасы:
12:00 – 22:00 - “ХХ-ХХI гасыр татар әдәбияты тарихы” күргәзмәсе. Тамашачы игътибарына “Кәрәз-клуб” татар фотографлары мәктәбенең “Әдәби портрет” проекты һәм ХХ гасыр әдәби процессының видеохроникасы тәкъдим ителәчәк.
14:00 – 15:00 - “Әдәбиятта прототиплар һәм предметлар дөньясы” лекциясе. Ни өчен шагыйрь, язучы аерым бер предмет-детальләргә өстенлек бирә, нигә алар аның әсәрләрендә кат-кат калкып чыга? Аның каһарманнары артында кемнәр тора? Шагыйрь Луиза Янсуар әнә шул сорауларга җавап эзләргә чакыра.
15:00 – 16:00 - Сәнгатьле уку остаханәсе. Г.Камал исемендәге театр артисты Алмаз Гәрәев тел һәм артикуляциягезне чарларга өйрәтәчәк, публика алдында уңышлы чыгыш ясау лайфхаклары белән уртаклашачак.
16:00 – 17:00 - Шагыйрь Ркаил Зәйдулланы белән очрашу. Бүгенге дөньяга һәм әдәби процесска шагыйрь, прозаик Ркаил Зәйдулла күзлегеннән карарга тәкъдим итәбез. Шагыйрьнең яшәү фәлсәфәсе, җанлы аралашу, шигырьләр уку.
18:00 – 19:00 - Яшь татар шагыйрьләренең “Яңа дулкын” перформансы. Меңьеллык Казан. Мәңге яшь Казан. Иҗат энергиясе яшәртә аны. “Яңа дулкын” яшь татар шагыйрьләре перформансы беренче тапкыр “Калеб” мәйданында 2017 елның гыйнварында күрсәтелгән иде. Бүген дулкын яңадан кубачак, яңа көч белән.
- "Калеб" - ул социаль проект, һәм аның максаты - зур шәһәр шартларында конкуренциягә сәләтле татар мәдәниятен үстерү. Бүген "Калеб" зур булмаган иҗади кичәләр, перфоманслар, остаханәләр, шул исәптән киң аудитория өчен әзерләнгән җитди спектакльләр оештыра. Төркем интернет киңлегендә, социаль челтәрләрдә һәм медиада аң-белем тарату эшләрен актив алып бара. TAT CULT FESTта иҗади берләшмәнең идеологиясе һәм проектлары белән ике локациядә - театраль һәм әдәби мәйданчыкларда танышырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз