news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» җыены һәм Татар китабы йорты онлайн шигырь кичәсе оештыра

Онлайн кичә 25 апрельдә 19:00-20:30 вакыт аралыгында була.

«Калеб» җыены һәм Татар китабы йорты онлайн шигырь кичәсе оештыра
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Калеб» яңа буын җыены Татар китабы йорты белән бергә 23 шагыйрь һәм 5 актерны бер онлайн мәйданчыкка җыя. BERGӘ акциясе кысаларында «Яратулы еллар: лирика» онлайн шигырь киче уздырылачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Колачы ягыннан шигырь киче, Татарстан һәм Россия төбәкләре чигеннән атлап чыгып, Германиягә, Төркиягә кадәр сузылачак, дип хәбәр итә «Калеб» яшьләре.

«Үзизоляциядә үткәргән әлеге катлаулы чорда без ни өчен ярату турында сөйләшергә булдык соң? Ә сере бик гади: нәкъ менә мәхәббәт кешене иң авыр вакытларда саклап та калган, берләштергән дә», — ди оештыручылар.

Онлайн шигырь кичәсен Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар алып бара.

Онлайн кичә 25 апрельдә 19:00–20:30 сәгатьтә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100