news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» яшьләре Илһам Шакировка багышланган концерт әзерли

«Калеб» яшьләре Илһам Шакировка багышланган концерт әзерли
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Калеб» яшь буын җыены «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» концертын әзерли. Тамаша 27 майда Камал театрының Татарстан урамындагы бинасының зур сәхнәсендә узачак. Башлана – 19.00 сәгатьтә.

«Илһам Шакировның 90 еллык юбилена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак», дип хәбәр итә оештыручылар.

«Калеб өчен Илһам Шакиров бик якын кеше, чөнки без аның 80 яшьлек туган көнен иҗатчылар, җырчылар белән бергә кечкенә генә бәйрәм рәвешендә шигъри-музыкаль форматта уздырган идек. Бу юлы Илһам абый җырларын зур сәхнәдән яңгыратасы килде. Легендар «Идел буе каеннары», «Сарман», «Ак калфак» һәм башкалар Калебтә туган җырлар белән үрелеп барачак, шул рәвешле үткән белән бүгенгенең диалогы туа, безнең әлеге концертлар циклының асылы да шунда», ди «Калеб» яшь буын җыенына нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова.

«Шунысы аеруча куандыра: яшьләр дә, Илһам Шакировның иҗатына нигезләнеп, иҗат итә, аның репертуарындагы җырларны башкара. Һәм бу олпат җырчыбызның легендар шәхес икәнлеген тагын бер кат ассызыклый», ди «Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

Катнашалар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Татьяна Ефремова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры. Дирижеры– Ильяс Камал.

Алып баручылар: Эмиль Талипов һәм Резеда Сәләхова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100