Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Калеб. Яңа сулыш» концертында яшь сәнгать эшлеклеләре тәкъдим ителәчәк
31 мартта Камал театрының универсаль залында «Калеб. Яңа сулыш» концерты узачак. Чара заманча татар мәдәниятенең актуаль юнәлешен билгеләүче яшь сәнгать эшлеклеләрен тәкъдим итүгә багышлана. Бу хакта «Калеб» яшьләр берләшмәсе хәбәр итә.
Анда яшь җырчы, композитор, шагыйрь, биюче һәм рәссамнар катнашачак. Сәхнәгә «Калеб» проектлары буенча тамашачыга таныш башкаручылар да, бу кич алар өчен дебют булачак яңа исемнәр дә чыгачак.
Тамашачылар яшь талантларның эшләрен күрә алачак, музыка, шигърият һәм хореография өлкәсендә яңа исемнәр белән танышачак.
Вокалистлар арасында Татарстанның атказанган артисты Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Рамил Әйметдинов, Элина Сафина, Динар Шәрәфетдинов, Тимур Мусин, Аделина Закирова, Руслан Габбасов, Илзирә Сираҗиева, Айгиз Хәйдәршин, Гүзәл Габбасова, Рөстәм Хөсәенов, Зәлинә Шакирова, Илүзә Вәлиуллова, Инсаф Ганибаев чыгыш ясаячак.
Шагыйрьләрдән Дания Нәгыйм, Гүзәл Закирова, Айгөл Хәбибрахманова, Адилә Әхмәтҗанова, Азат Валиев, Рүзәлия Шакирова, Зөләйха Камалованы күрергә мөмкин булачак.
Композиторлар: Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Рузия Кәлимуллина, Рената Корнилова, Фәрхәд Бәхтияри.
Биючеләр: Камилә Галиева һәм Альбина Ногманова.
Музыкаль бизәлешне Карим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкара. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тинчурин театрының баш дирижеры Ильяс Камал.
Режиссер – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев; проект кураторы – Лилия Гәрәева.
Проект «Калеб» яшьләр берләшмәсе тарафыннан Казан шәһәре мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасы халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз