news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» яңа буын җыены ун еллык бәйрәм кичәсендә иҗатташ дусларын җыя

«Калеб» яңа буын җыены ун еллык бәйрәм кичәсендә иҗатташ дусларын җыя
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

19 декабрь 19.00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.

«Калеб»нең туган көн кичәсе – иҗатчы күңеленең яшерен почмакларына сәяхәт. Бәйрәм чарасында без ун ел эчендә иҗат ителгән әсәрләрне барларбыз, перформансларны искә алырбыз һәм, әлбәттә, яңа туган иҗат җимешләрен дә ишетербез», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га оештыручылар.

«Калеб» яңа буын җыены моннан ун ел элек яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Аның чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова һ.б. тора. «Калеб» – коммерция оешмасы түгел, аның төгәл урнашу урыны, билгеле штаты юк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ун ел дәверендә калебчеләр иҗат кичәләре, театраль перформанслар, спектакльләр, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, фестивальләр үткәрә – барлыгы 70тән артык проект. Биредә танышкан иҗатчылар берләшеп яңа әсәрләр иҗат итә, шул исәптән 80нән артык җыр языла. «Калеб» киң аудиториягә таныш булмаган яңа исемнәрне ача, аларга иҗат итү өчен җирлек тудыра, үзләрен таныту, иҗатларын тәкъдим итү мәйданы булып тора, диелә хәбәрдә.

2018 елдан «Шаян ТВ» телеканалында яшь татар иҗатчылары белән таныштыручы «Калеб» тапшыруы чыга (авторы һәм алып баручысы – Гөлчәчәк Баһавиева). 2020 елда «Тәртип» радиосы дулкыннарында да «Калеб» исеме астында даими тапшыру чыга башлый. Хәзерге вакытта «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны уза.

  • Кичәдә катнашачаклар: шагыйрьләр – Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова. Композиторлар – Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина. Җырчылар – Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев. Хореография – Нурбәк Батулла, «Дорога из города» коллективы.
  • Музыка – «La Primavera» Казан камера оркестры, дирижеры – кичәнең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал. Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Резеда Гобәева. Кичәнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Радик Бариев.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100