news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Калеб» яңа буын җыены филармониядә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырачак

«Калеб» яңа буын җыены филармониядә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

13 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештыра. Шул уңайдан ТР композиторлар берлегендә матбугат очрашуы узды.

Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова «Кайтаваз» концертлары аерым шәхесләрне искә алу, узган гасыр җырларын тамашачы күңелендә яңарту һәм сәхнәгә яңа буын җырчыларын чыгару өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

«Калеб»нең төп максаты ул – яшьләрне күрсәтү, таныту һәм бер-берсе белән таныштыру. Узган елны Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова уртак проект оештырырга тәкъдим итте, безгә дә мәгънәле проект кирәк иде. Шул рәвешле «Кайтаваз» проекты барлыкка килде. Башта ул бер генә концерт булырга тиеш иде, әмма без аны концертлар циклы рәвешендә дәвам итәргә булдык», – диде ул.

Алдагы ике концерт Әлфия Авзаловага һәм Илһам Шакировка багышланган иде. Өченче концертны Хәйдәр Бигичевка багышлауны Гүзәл Сәгыйтова җырчының бай мирасы белән генә бәйләмәде, ә аңа тиешле игътибар бирелмәве белән да аңлатты.

«Татар халкының бөек шәхесләре күп һәм аларга кайвакыт игътибар җитми. Мәсәлән, узган елны Хәйдәр Бигичевның юбилей елы булды, әмма аны зур чаралар белән искә алмадык», – диде ул.

Концертның сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резедә Гобәева. Ул Хәйдәр Бигичев турында истәлекләрне өйрәнгәннән соң, аны аз сөйләүче, әмма күп һәм эшен урынына җиткереп эшләүче шәхес буларак ачуын әйтте.

«Хәйдәр абый турында истәлекләрне укыганнан соң, мин аны аз сөйләп, күп эшләгән кеше буларак ачтым. Аңа чын ир-ат сыйфатлары хас булган. Һәрбер сәләтле шәхеснең миссиясе була һәм тормыш юллары аны тиешле бер ноктага китерә. Хәйдәр абый заводта эшләгән вакытында очраклы гына рәвештә җыр сәнгатенә килеп керә, һәм аны күреп алалар. Әмма бу очраклыкмы? Концертта без шул сорауга җавап эзләрбез», – дип сөйләде ул.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин, концертның режиссеры булу тәкъдиме килгәч, югалып калуын әйтте.

«Хәйдәр абыйга багышланган концертка режиссер буларак чакыргач, мин дулкынландым, чөнки минем өчен ул бик югарыда торган шәхес. Аның исемен әйткәч тә, күз алдына «зәвык» һәм «затлылык» сүзләре килеп баса. Аның дәрәҗәсенә җитмәслек кебек», – диде ул.

Аның сүзләренчә, Хәйдәр Бигичевны яшьләр бик белеп бетерми. «Хәйдәр абый бик билгеле түгел кебек. Безнең буын аның җырларын әйбәт белә, әмма бездән соң килгән буын (яшьләр) бик үк белеп бетерми. Шуңа күрә без Хәйдәр абыйны концертта җырлары, хатлары, видеоязмалары аша ачарга тырышачакбыз», – ди ул.

  • Концертта Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры катнашуы көтелә.

  • Проектның төп кураторы – «Калеб» яңа буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

news_right_1
news_right_2
news_bot