news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Калеб» яңа буын җыены «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте

«Калеб» яңа буын җыены «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте
Фото: © Салават Камалетдинов

«Калеб» яңа буын җыены «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезонын игълан итте. Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яшь иҗатчылар шобага салып иҗади командаларга бүленде.

«Калеб» яңа буын җыены очрашуын Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова ачып җибәрде. «Кызлар, егетләр «Безнең җыр» проектын кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте. Хәзер «Яңа татар җыры» да бар, ТНВда «Балачак җыры» барлыкка килде. Шуңа күрә тагын кирәкме икән дигән сорау туган иде. Ләкин сез сагынганга, сез сораганган без бу проектны дәвам итәбез. Хәерле сәгатьтә!», - диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» яңа буын җыенының үз вакытында Казан консерваториясе кысаларында тууын искә төшерде. Быел аның 10 еллыгы булуын һәм бу чараның үткәреләчәген искәртте.

Ул бу лабораториядә яңа кешеләр барлыкка килүен дә ассызыклады. Мәсәлән, бу юлы проектта яшь җырчы, Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Шәрәфетдинов катнаша.

Лаборатория кысаларында 16 яңа җыр иҗат ителер дип күзаллана.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең быелгы катнашучылары шобага салып командаларны билгеләде. Быелгы лабораториядә композитор, шагыйрь һәм җырчыдан торган 16 команда катнашачак.

Җыр ике ай эчендә иҗат ителергә тиеш. Җырны башкаручы яки башкаручылар соңрак, декабрьдә узачак җырларны тыңлау этабында гына сайланып, командага кушылачак. Проекның гала-концерты 2024 елның апреленә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100