news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Калеб. Яңа дулкын” иҗади бәйгесенең яңа этабына 10 яшь шагыйрь үтте - исемлек (видео)

Проектның максаты - яшь, талантлы иҗатчыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, яшьләргә тәҗрибәле сәнгать әһелләренең киңәшләрен ирештерү.

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрның Кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыены “Калеб. Яңа дулкын” проекты яшь шагыйрьләрнең бәйгесен оештырды.   

“Яңа дулкын” проектының эчтәлеге яшь, талантлы иҗатчыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, сәхнәгә чыгарып, яшьләргә тәҗрибәле шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең киңәшләрен ирештерү.

Чараны оештыручыларның берсе шагыйрә Луиза Янсуар "Татар-информ" хәбәрчесенә проектның әһәмиятен аңлатып, аны җәмәгатьчелекне яшь иҗатчылар белән таныштыруда дип билгеләде. “Калеб. Яңа дулкын” проектын оештыручылар һәр яшь шагыйрьнең характерын күрергә, аларның иҗатларындагы төп теманы аерып чыгарырга омтылган.

“Шагыйрьләрдә дә хәзер халыкка шигырь кирәкми дигән сүз бар. Бүген без буын арты буын шагыйрьләрне беләбез. Алтмышынчы елда Рәдиф Гаташ, Равил Фәйзуллиннар, аннан соң Зөлфәт, Мөдәррис Əгъләмнәр дәвамчанлык булып бара. Шуннан соң Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар буыны килде. Алар Рәмис Аймәт, Эльмира Җәлилова, Рүзәл Мөхәммәтшин,Эльвира Һадиева буыны белән алмашынды”, - дип сөйләде Луиза Янсуар.

“Яңа дулкын”ның сайлап алу турында 6 остаз 17 яшь шагыйрь иҗатына бәя бирде. Жюрида язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, рәссам Булат Гыйльванов, шагыйрә Илсөяр Иксанова, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай, язучы Фәүзия Бәйрәмова утырды.

Чарада иң элек һәр шагыйрьнең бер әсәрен театр артистлары Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкарды. Аннан соң яшь иҗатчы үзе сәхнәгә чыгып, икенче бер шигырен укып күрсәтте.

Луиза Янсуар әйтүенчә, һәрбер актер үзенең тоткан дәрәҗәсенә, яшенә карамый әлеге проектта бик теләп катнашкан.

Конкурсантлар - Алсу Сәлахова, Гөлзилә Гафурова, Гүзәл Закирова, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Наилә Фәйзрахманова, Эльвира Рәфыйкова, Регина Газизҗанова, Ләйлә Хәбибуллина, Римма Фәррахова, Эльнар Байназаров, Алинә Галиева, Ландыш Салихова, Алия Әбрарова, Рузилә Әмирова, Зөлфия Ибләминова, Гөлүсә Шиһапова.

Жюри әгъзалары яшь шагыйрьләрнең әсәрләрендә образ чагылышына, аның темасына һәм шигырьнең тәмамланганлылыгына игътибар итте. 

17 иҗатчыдан бары 10сы гына жюри сынауларын уза алды. Алар Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлзилә Гафурова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәлахова, Гүзәл Закирова, Эльвира Рәфыйкова.

Гыйнвар аенда "Калеб" яңа буын җыены “Яңа дулкын” проектының икенче этабын үткәрәчәк. Сайлап алынган 10 шагыйрь шигъри спектакль күрсәтәчәк.  

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100