news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Калеб” яңа буын җыены үзенең биш еллыгына махсус программа тәкъдим итә

Биш ел элек, 2013 елның апрелендә, “Калеб” яңа буын җыены интернетта төркем ачып, үз эшен башлап җибәргән иде.

“Калеб” яңа буын җыены үзенең биш еллыгына махсус программа тәкъдим итә
Александр Эшкинин

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). “Калеб” яңа буын җыены, оешуларына биш ел тулу уңаеннан, әлеге вакыйганы билгеләп үтү өчен махсус программа тәкъдим итә. Бу хакта “Калеб”нең җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова үзенең “Фейсбук”тагы битендә хәбәр итә.

“Калеб”кә - 5 ел. Ярты дистә ел элек, апрель аенда - интернетта төркемебезне, май аенда беренче кичәбезне эшләгән идек. Алданрак бу датаны берәр масштаблы чара буларак билгеләп уздыруны күзалласам да, шәхси тормыш үзгәрешләр кертте”, – дип яза Сәгыйтова.

Исегезгә төшерик, Гүзәл Сәгыйтова 14 апрель көнне тәүге тапкыр әни булды.

“Шуңа карамастан, кечкенә генә юбилеебыз уңаеннан сезнең өчен үзенчәлекле программа тәкъдим итәбез”, – ди ул.

Димәк, “Калеб”нең биш еллык юбилее уңаеннан, тамашачыларны түбәндәге чаралар көтә.

11 май - Илшат Сәетовның "КУ" рок-спектакле. Башлана: 18.00 сәг.. Билет бәясе - 200 сум. (Режиссерлар - Илшат Сәетов, Рәмис Нәҗмиев).

12 май - "Калеб" яшьләреннән Илгиз Зәйниевнең узган елгы "Яңа татар пьесасы"нда җиңү яулаган, әлегә кадәр театр сәхнәсендә дөнья күрмәгән "Җәүдәт белән Зөбәрҗәт" пьесасының эскизы. Башлана: 17.00 сәг. Керү ирекле. (Режиссер - Әминә Миндияр).

20 июнь - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле яшьләре белән татар биюенә багышланган класс-концерт. Керү ирекле. (Сценарий авторы - Луиза Янсуар, режиссер - Әминә Миндияр).

Моннан тыш, сентябрь аенда Нурбәк Батулла режиссерлыгында Йолдыз Миңнуллина иҗаты буенча хореографик спектакль тәкъдим ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100