news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Калеб” татар яшьләре җыены "Шаян ТВ" каналында тапшыру чыгара башлый

Телепроектта Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Эльмир Талипов кебек алдынгы карашлы татар яшләре белән әңгәмәләр оештырылачак.

“Калеб” татар яшьләре җыены "Шаян ТВ" каналында тапшыру чыгара башлый
Солтан Исхаков

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). 18 ноябрьдән “Калеб” яңа буын җыены "Шаян ТВ" каналында үзенең тапшыруын алып бара башлый. Бу хакта аның җитәкчесе һәм Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Гүзәл Сәгыйтова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

“Бу безнең биш ел буе көтеп алынган проектыбыз һәм безнең өчен зур сөенеч. Бу хакта без җитәкчеләргә күп тапкыр мөрәҗәгать итеп йөрдек һәм, ниһаять, "Шаян ТВ" каналында үз платформабызны таптык”, - диде Гүзәл Сәгыйтова.

Телепроект Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Эльмир Талипов һәм башка алдынгы карашлы татар яшләре белән әңгәмәләр кору форматында узачак. Алып баручысы - Гөлчәчәк Шәйхетдинова. Тапшыруны һәр якшәмбе 7.45, 13.45, 19.45 һәм 1.45 сәгатьләрдә карарга мөмкин.

  • "Калеб" яңа буын җыены - төрле өлкәдә иҗат итүче яшьләрне берләштерүче һәм аларга үз тамашачысын табарга ярдәм итүче платформа.

news_right_1
news_right_2
news_bot