news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калдыкларны рөхсәтсез чыгарган өчен, «Нәфис Косметикс»тан миллион сум таләп итәләр

Компания, рөхсәт кәгазе булмаган килеш, «Көнчыгыш» полигонына калдыклар чыгарган.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан буенча Табигатьтән файдалану федераль күзәтчелек хезмәте (Росприроднадзор) «Нәфис Косметикс» җәмгыятеннән, «Көнчыгыш» полигонына калдыкларын рөхсәтсез чыгарган өчен, миллион сум таләп итә. Эш Татарстан Республикасы Арбитраж судында карала.

«Нәфис Косметикс»ның калдыкларны урнаштыруга лимитлары бар. Алар калдыкларны «Көнчыгыш» полигонына чыгарган, шул ук вакытта документларда бөтенләй башка полигон күрсәтелгән.

Алар үзләренең гамәлләре белән Табигатьтән файдалану федераль күзәтчелек хезмәте лимитларын бозуларын таный», - диде Татарстан буенча Табигатьтән файдалану федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе вәкиле Светлана Садыйкова суд утырышында.

«Нәфис Косметикс» вәкиле утырышка килмәде. Сәбәбе - тыңлауда барлык дәгъва гаризалары буенча җавап бирергә әзер булмау. Компания эшне үз вәкиленнән башка карамауларын сорады.

Әмма Табигатьтән файдалану буенча федераль күзәтчелек хезмәте эшне карау кирәклегендә дәлилләде, чөнки материаллар компаниягә күптән җибәрелгән булган.

Полигонга «Нәфис Косметикс»тан нинди калдыклар чыгарылуы билгесез. Суд утырышы барышында алар турында искә алынмады, тиешле сорауларга якларның берсе дә җавап бирмәде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100