Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Калдыклар эшкәртү өлкәсенә бизнесны җәлеп итү өчен, дәүләт ярдәме кирәк
Әлеге актуаль мәсьәлә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә күтәрелде
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). БМО мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен 250 млрд тонна калдык барлыкка килә. Әгәр бу чүпне бер урынга җыйсаң, 2,8 км биеклектәге тау хасыйл булыр иде. Калдыклар җыелу ел саен арта барган Россиядә әлеге проблема гаять актуаль. 2006 елда илдә 3,5 млрд тонна калдык җыелса, 2011 елда ул 4,3 млрд тоннага җиткән. Шуның 60 млн тоннага якынын көнкүреш калдыклары тәшкил итә. Татарстанда ел саен 9,5 млн тонналап калдык барлыкка килә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Кириллов рәислегендә узган киңәшмәдә яңгырады. Татарстанда калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләре каралган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Дөнья практикасында калдыклар белән идарәнең ныклы системасы булдырылган. Совет чорыннан аермалы буларак бүгенге Россиядә калдыкларга мөнәсәбәт нык үзгәрде. Моның төп сәбәбе итеп калдыклар белән идарәдә дәүләт стратегиясе һәм системасы булмау атала. Бүген калдыклар белән идарә дигәндә калдыклар белән эш итүне оештыру юлы аша аларның сәламәтлеккә һәм әйләнә-тирәлеккә йогынтысын киметү күздә тотыла. Россиядә калдыклар белән идарәнең дәүләт системасын эшләү – якын перспективадагы эш. РФ Президенты кушуы буенча, хәзер РФ Табигый байлыклар министрлыгы каты коммуналь калдыклар белән эшләүнең комплекслы стратегиясе проектын эшли. Аны эшләгәндә төбәкләрдәге уңай тәҗрибә дә исәпкә алына.
Киңәшмәдә төп доклад белән чыгыш ясаган Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов белдергәнчә, Татарстанда ел саен 1млн тоннадан артык көнкүреш калдыгы җыела. Шуның составында 407 мең тоннасы кәгазь, 77 меңе –полимерлар, 41 мең тонна пыяла, 42 мең тонна металл. Сортларга аеру һәм аерым җыю системасы булмаганга күрә, шушы калдыкларның сизелерлек өлеше полигоннарга кайтарыла. Гамәлдәге сортировкалау комплекслары икенчел чималның 10 процентын гына аеру мөмкинлеген бирә. Шуңа күрә бүген аларны эксплуатацияләү чыгымнары рентабльлелеккә караганда югары. Шуңа да карамастан, полигоннарның хезмәт итү вакытын арттыру ягыннан караганда, сортларга аеру комплексларына сорау зур кала, ди ул.
Фәрит Хәйретдинов сүзләренә караганда, Европа илләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, калдыкларны барлыкка килү стадиясендә үк төрләргә карап аера бару кирәк. “Торак секторда идарә компанияләре һәм торак милекчеләре ширкәтләре калдыкларны аерым җыюны оештыра ала. Моның өчен аларның уставларына моңа кагылышлы бурычларны кертергә кирәк”, - ди ул. Аның фикеренчә, сортларга аерылыган калдыклар һәм сортларга аерылмаган калдыкларны күмү тарифларының аерым билгеләнүе дә сортларга аерып җыю өчен стимул була алыр иде. Фәрит Хәйретдинов искәрткәнчә, калдыкларны җыю беренче этап кына. Аларны эшкәртү дә мөһим бит әле. “Тик менә калдыкларны эшкәртү бизнесы Россия эшмәкәрләрен бик кызыктырмый. Еш кына ул калдыкларны эшкәртү буенча технологияләрнең зур энергия сыйдырышлылыгы, утильләштерү өчен җиһазларның һәм технологияләрнең кыйммәт булуы белән бәйле”, - ди ул.Татарстан идарәсе җитәкчесе шулай да төп сәбәп итеп илдә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә реаль эшләрлек икътисади җайга салу ысуллары булмауны атады. Аның сүзләренә караганда, әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы федераль кануннарда калдыкларны эшкәртү, икенчел чималны куллану, иң яхшы технологияләрне куллану өчен салым һ.б. ташламалар бирү каралган. Бу норманы эшләтү механизмнары гына юк. “Калдыкларны эшкәртү өлкәсендә бизнес үсеше өчен уңай шартлар тудырырга кирәк. Алар ташламалы кредитлар, салым ташламалары, энергия ресурслары өчен түләүгә ташламалар, максатчан лизинг грантлары рәвешендә булырга мөмкин”, -ди Фәрит Хәйретдинов. Аның искәтүенчә, Татарстан ягы бу өлкәдә бизнесны үстерүдә махсус технопарклар булдыру аеруча нәтиҗәле булачак, дип саный. “Шул яктан караганда, бизнесны бизнес-инкубатор принцибы буенча төзелүче Экотехнопаркларга җәлеп итү отышлы булачак”, -дип саный Фәрит Хәйретдинов. Ул бүген Татарстанда эшкәртелгән калдыкларга нигезләнеп әзер продукция чыгаручы предприятиеләргә тукталып узды. Макулатура һәм полиэтилен эшкәртүче Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты белән “Экопэт” җәмгыяте шундыйлардан. Ул “Алабуга” МИЗында авторезина эшкәртү буенча завод төзелеше планлаштырылуын да җиткерде. “Республикада калдыклар эшкәртү предпряитиеләре төзү өчен зур потенциал бар. Ләкин бу өлкәгә бизнесны җәлеп итү өчен, дәүләт ярдәме кирәк. Өстенлек калдыклардан әзер продукция җитештерүчеләргә бирелергә тиеш”, - ди ул.
Аның фикеренчә, бүген калдыклар белән эш итү өлкәсендә тәртип урнаштырырга мәгълүматларның электрон базасын булдыру зур ярдәм итәчәк. Анда калдыкларның барлыкка килүдән алып күмелгәнчегә кадәр стадиясендәге барлык мәгълүмат урын алырга тиеш. Бу мәгълүматлар калдыкларны урнаштыру объектларын проектлаучы, экологик күзәтчелек алып баручы, калдыкларны урнаштыру өчен тарифларны раслаучы һ.б. җаваплы ведомстволарга ачык булырга тиеш. Татарстан мондый программа продуктын булдыруга адым ясаган инде. Мондый электрон системаны эшләтү өчен, аның хокукый статусын законнар белән ныгытырга кирәк булачак.
Киңәшмәдә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, калдыклар белән эшләү буенча бердәм мәгълүмат системасын төзү, аның “Электрон Хөкүмәт” системасында ачыклыгын тәэмин итү бик мөһим. “Калдыклар хәрәкәтен мөмкин кадәр ачыклыгын тәшкил итү кирәк”, - ди ул.
Президент калдыклар җыю һәм эшкәртүнең яңа системасын булдыру белән бергә, калдыклар җыю культурасын тәрбияләү зарурлыгын да күтәрде. “Чит илләрдә калдыкларны аерым җыю системасы эшли. Бу тәҗрибәгә килергә кирәк. Хакимият органнарының җайга салынган уртак эшчәнлеге булганда гына, экологик вазгыятьне, культураны үзгәртеп булачак, дип саный ул. Президент нефть, эре нефтехимия төбәге булган Татарстанда экологиягә зур нагрузка төшүен танып, бары системалы дөрес чишелешләр табылганда гына республикада нормаль икътисади вазгыятьне тәэмин итәргә мөмкин булачак, дип белдерә. Ул Татарстанның бу юнәлештәге барлык проектларда актив катнашачагын җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз