news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Калдыклар белән эш итүче операторларны өстәмә салымнан азат итүләре ихтимал

Татарстанда чүп-чар белән ике компания: Көнчыгыш зонасы буенча «Гринт» һәм Көнбатыш зонасы буенча«ПЖКХ» идарә компаниясе шөгыльләнә.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Хөкүмәт калдыклар белән эш итә торган төбәк операторлары өчен өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) ноль-ставкасын тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.

«Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты Салым кодексының 149 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон проектын карады. Анда калдыклар белән эш итүнең яңа схемасы буенча эшләүче төбәк операторларын өстәмә кыйммәткә салымнан азат итәргә тәкъдим ителде. Ягъни өстәмә кыйммәткә салым ноль-ставкада билгеләргә тәкъдим ителә», — диде парламентарий.

Моннан тыш, Россия Хөкүмәте төбәкләргә субьект бюджетына күчерелә торган табышына салым буенча ноль-ставка билгеләү хокукын бирергә тәкъдим итте.

Фәррахов сүзләренчә, яңалык каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга тарифлар үсешен тоткарларга ярдәм итәчәк һәм калдыклар белән эш итү буенча яңа схемалар өчен уңай шартлар тудырачак. Ул бу ел башыннан старт алды.

Төбәк операторлары — 2019 елның 1 гыйнварыннан, чүп мичкәләреннән калдыклар җыю һәм аларны эшкәртүгә һәм утильләштерүгә чыгару белән шөгыльләнер өчен, төбәкләр сайлап алган компанияләр. Татарстанда чүп-чар белән ике компания: Көнчыгыш зонасы буенча «Гринт» һәм Көнбатыш зонасы буенча«ПЖКХ» идарә компаниясе шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100