Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Каләм әһелләре Тукай Кырлайга юл тота
Шигырь бәйрәме уңаеннан Тукай Кырлайда һәм Кушлавычта тантаналы очрашулар көтелә.
(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Һәр елны Габдулла Тукай туган көннәрдә бер төркем иҗат әһеле бөек шагыйребезнең туган ягы Арча районына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, халык белән очраша. Әлеге традицияне дәвам иттереп, бүген, 27 апрельдә, шушы минутларда бер төркем иҗатчылар Арча районы Тукай Кырлай авылына сәфәргә кузгала. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Тукай туган туфракка баш ияргә Башкортстан Республикасыннан да каләм ияләре килде. Алар – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Зәки Әлибаев һәм танылган башкорт шагыйрәсе, тәрҗемәче Лариса Абдуллина. Кунаклар кичә, ягъни 26 апрельдә, Казанда Туган тел көне уңаеннан уздырылган тантаналы чараларда, шул исәптән Шигырь бәйрәмендә катнашты. Бүген исә иҗатчылар төркемендә Арча якларына юл тота.
Казаннан Арчага сәфәр чыгучылар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре һәм Г.Тукай премиясе лауреатлары - Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин; Татарстанның 2017 елгы Тукай премиясе лауреатлары – Харис хәзрәт Салихов, язучы Мәдинә Маликова, шагыйрә һәм сәнгать белгече Розалина Шаһиева; әдәбият һәм сәнгать әһелләре - драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт; танылган шагыйрь, "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов; танылган шагыйрә, әдәби премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире Илсияр Иксанова, Арча районында туып үскән иҗатчылардан – галим һәм шагыйрь Хәнәфи Бәдигый, шагыйрь һәм фән докторы Рифат Җамал, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Наил Касыймов; популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова; филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов, әдәби премияләр лауреаты, танылган шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова; филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, әдәби премияләр лауреаты Рифә Рахман бар.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, кунаклар, башта Тукай Кырлай авылына барып, Шигырь бәйрәмендә катнаша, халык белән очраша. Аннан соң шагыйрьнең туган авылы Кушлавычка – Тукаевлар музей-йортына бару, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Тукаев каберенә чәчәкләр салу планлаштырыла.
Г.Тукай истәлегенә багышлап, бүген Арча районында республикакүләм йөгерү марафоны да уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз