Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне ничек киметергә
Эксперт Бондарь торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә акчаны янга калдыру серләре белән уртаклашты
Счетчикларның торышын күзәтергә һәм аларны тикшерү срокларын контрольдә тотарга кирәк. Бу коммуналь хезмәтләр өчен түләү суммасын сизелерлек киметә. Торак-коммуналь хезмәтләр буенча эксперт Дмитрий Бондарь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Су, электр энергиясе һәм газ исәпли торган приборларны вакытында тикшертү мөһим. Әгәр срогы чыккан булса, беренче өч айда исәпләүләр моннан алдагы чорларның уртача күрсәткече буенча бара. Дүртенче айдан башлап арттырылган коэффициент кулланыла – мәсәлән, салкын су өчен ул өчкә тигез булырга мөмкин. Димәк, тикшерү срогы тәмамланганнан соң берничә ай үткәч, сезгә суммасы сизелерлек арттырылган квитанция килергә мөмкин», – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Счетчикларны тикшертү срогы җиткәнме-юкмы икәнен белү өчен идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, идарәче компания ел саен энергия куллануны оптимизацияләү буенча инициативалар (мәсәлән, подъездларда фотоэлементлар урнаштыру) тәкъдим итәргә тиеш. Алар белән танышу өчен идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә була. Шундый системалар да квитанциядәге сумманы киметергә мөмкин.
«Хәзер, тарифлар артып торган чакта, квитанциягезне игътибар белән өйрәнергә һәм үзегез файдаланмый торган хезмәтләрдән (мәсәлән, радионокта, телевизион антенна яки йорт стационар телефоны) баш тартырга кирәк», – дип аңлатты Бондарь.
Мондый хезмәтләр, гадәттә, бик кыйммәт тормый, ләкин ел нәтиҗәләре буенча акчагыз шактый янга калырга мөмкин, дип сүзен төгәлләде эксперт.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз