news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАИның түләүле бүлекләрендә уку күпмегә төшкәне билгеле булды

Бу хакта мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтындагы 752-о номерлы боерыктан карарга мөмкин.

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетының түләүле бүлекләренә укырга керү ничә сум икәне билгеле булды. Бу хакта мәгълүматны югары уку йортының рәсми сайтындагы 752-о номерлы боерыктан карарга мөмкин.

Шулай итеп, КАИда иң кыйммәтле юнәлешләр дип авиатөзелеш,  очкыч аппаратлары двигательләре, очкыч двигательләрен һәм двигательләрне техник эксплуатацияләү; корабльләр төзү, океан техникасы һәм диңгез инфраструктурасы объектлары система техникасы; авиация һәм ракета двигательләрен проектлау; самолетлар һәм вертолетлар төзү; техник физика; наноинженерия; транспорт радио җиһазларын техник эксплуатацияләү тора. Бу өлкәдә һөнәрле булу өчен 161 570 сум акча түләргә кирәк булачак.

Икенче урында җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы; энергетик машина төзү; машина төзү; материалларны өйрәнү һәм материалларның технологияләре; лазер техникасы һәм лазер технологияләре; техносфера куркынычсызлыгы; оптотехника; сыйфат белән идарә итү; инноватика; реклама һәм җәмгыять белән багланышлар юнәлешләре буенча һөнәрләр санала.

Компьютер техникасы һәм мәгълүмати саклык институтында гаммәви математика һәм информатика юнәлешеннән тыш, башка барлык һөнәрләр, Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институның транспорт радио җиһазларын техник эксплуатацияләү һөнәреннән кала башка юнәлешләр буенча белем алу 109 890 сум торачак.

Чагыштырмача арзаны исә Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтында белем алу. Биредә бирелә торган 6 белгечлекнең 4 се  97860 сум тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100