news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда улы әтисен кайчы белән үтергән

Азнакайда яшәүче кеше әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 30 октябрь төнендә 26 яшьлек ир-ат әти-әнисендә кунак була. Кайсыдыр бер арада алар арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә улы 75 яшьлек әтисенең күкрәк читлегенә кайчы һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда урында ук үлә.

26 яшьлек ир-ат җинаять кылуда катнашын таныды. Тикшерүчеләр якын арада аны сак астына алу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100