news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычтан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм озатылды

Кайбычтан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм озатылды
Фото: http://kaibicy.ru/

Кайбычтан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм озатылды Бу шәһәрләрдә яшүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрү өчен «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары җыюны игълан иткән иде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм җыюда авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советлары рәисләре, авылларда яшәүче партия әгъзалары, төрле оешмалар хезмәткәрләре актив катнашты.

«Нәтиҗәдә, бу атнаның дүшәмбесендә Казанга 47 тартмага, 147 капчыкка тутырылган кием-салым, җиде капчык аяк киемнәре, ике зур тартма сабын озаттык. «Өй җылысы» («Тепло из дома») дип аталган акциядә катнашкан барлык райондашларга, үзенең шәхси «Газел»ендә йөкне Казанга илткән Марсель Садриевка тирән рәхмәтебезне җиткерәм», — диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев.

Шул ук вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм госпитальләрдә дәваланучыларга да гуманитар ярдәм җыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot