news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта журналист Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган чара булды

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның олы улы, татар мәдәнияте тарихында тирән эз калдырган җәмәгать эшлеклесе, талантлы журналист Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына һәм опера сәхнәсе йолдызы Галия Кайбицкаяның туган көне уңаеннан «Халкым диеп типкән йөрәк» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Әлеге тантанага Мәскәүдән, Казаннан шушы затлы нәселнең дәвамчылары, Төхвәтуллиннарның гаилә тарихын өйрәнүче белгечләр кайткан иде. Аерым алганда, тантанада галим, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтның әйдәүче белгече, профессор Фәрит Яхин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Казандагы Г.Тукай музееның фәнни хезмәткәре Лена Тябина катнашты.

Төхвәтуллиннарның нәсел дәвамчылары – Камил Мотыйгыйның Казандагы оныклары Владимир Төхвәтуллин, Светлана Зәйнуллина-Төхвәтуллина, Светлана Камай, Мәскәүдән Нусия Шанина, Нусия ханымның кызы Любовь Митичкина, Рәйсә Демушкина-Кайбицкая, күпсанлы оныкчыклары, бишенче буын вәкилләре тантананың кадерле кунаклары булды.

Алар иң элек Галия Кайбицкая музеенда булды, мәдәният йортында үткән тантананы карады. Алар Кайбыч халкына, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга тирән рәхмәтле булуларын белдерде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка, музей директоры Чулпан Камалиевага аерым рәхмәтләрен белдерде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100