news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычтан ир белән хатын махсус операция зонасына машина һәм хәрбинең этен алып барган

Кайбычтан ир белән хатын махсус операция зонасына  машина һәм хәрбинең этен алып барган
"Кайбыч таңнары"

Кайбычның Мәлки авылында яшәүче ирле-хатынлы Таракановлар махсус хәрби операция зонасына икенче машиналарын илтеп кайтты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Мәлки авылы кибетендә сатучы булып эшләүче Хәлимә Тараканова Украинага махсус операция зонага улы янына барып кайткан, алай гына да түгел, алгы сызыкка кадәр барып җиткән икән, рульдә үзе барган.

«Бу безнең махсус операция зонасына икенче тапкыр баруыбыз инде. Беренчесендә, апрельдә, ирем Василий анда үзе генә барып кайтты. Улыбыз Александр белән контракт буенча хезмәт иткән частьтәгеләргә ярдәм булыр дип, үзебезнең җиңел машинаны, аңа төяп азык-төлек илтте. Ул машинага хәзер ремонт кирәк, ватылган. Бу юлы «Газель» машинабызны илтеп бирергә булдык. Василий үзе генә барып кайтыр дип уйлаган идем дә, кире машина көтеп кайтырга авыр булыр, дигән фикергә килдем. Шулай итеп, икебез ике машинада чыгып киттек. Мин ирем артыннан бардым», – дип сөйләде ул.

«Улыбызга сюрприз ясадык: дүрт аяклы дусты Квенсияне дә алып бардык. Этенең Александр белән очрашу мизгелләрен күрсәгез иде сез! Башта хуҗасын кат-кат иснәде, койрыкларын болгый- болгый кире борылып китә дә, тагын чабып килеп иснәп карый. Шикләнде ахрысы, ә инде танып алгач, этнең күзләре яшьләнде», – дип әйтте Хәлимә ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100