news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кайбычта яшь гаиләгә авыл җирлегендә торак төзү өчен сертификат тапшырылды

Кайбычта яшь гаиләгә авыл җирлегендә торак төзү өчен сертификат тапшырылды
"Кайбыч таңнары"

Кайбыч районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү проблемасы төрле дәүләт программалары ярдәмендә хәл ителә. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылында яшәүче Михаил Торхеев гаиләсенә авыл җирлегендә торак төзү өчен сертификат тапшырды. Ул Россия Федерациясендә «Авыл территрориясен комплекслы үстерү» программасы нигезендә торак шартларын яхшырту максатында бирелә.

«Язмышларын авыл белән бәйләргә теләге булган гаиләләргә бик теләп ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Моның өчен төрле дәүләт программалары ярдәмгә килә. Сертификат билгеле вакыт эчендә йорт төзеп, авыл хуҗалыгы тармагында биш ел дәвамында эшләү шарты белнә бирелә. Михаил Торхеевны тырыш, хезмәт сөючән механизатор буларак беләм. Алга таба да эшендә уңышлар телим», - диде Альберт Рәхмәтуллин.

 

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot