Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кайбычта хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләү өмәсе булды
Олы Кайбычта «Салават күпере» спорт комплексында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү максатында токмач кисү, торт, чәкчәк пешерү, үлән чәйләре әзерләү өмәсе оештырылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.
Эш барышы белән спорт-сәламәтләндерү комплексы мөдире, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева таныштырды. Аның әйтүенчә, акциядә Олы Кайбыч, Мөрәле, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Федоровское авылларының Ветераннар советлары рәисләре, хатын-кызлары, спорт комплексы хезмәткәрләре катнашкан.
«Әлеге акция бүгенге көн белән генә чикләнми, сентябрь башына кадәр дәвам итә. Без шулай окоп шәмнәре дә әзерләячәкбез», — диде ул.
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясендә теләге булган һәркем катнаша ала, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз