news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды

Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды
Фото: https://kaibicy.ru/

Бүген Кайбыч районы ЗАГСында ике балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Күптән түгел бәби алып кайткан гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Россиядә игълан ителгән Гаилә, Кайбычта башланып киткән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елында үткән бу тантананың төп сәбәпчеләре — Айбулат белән Сафия. Бу ике бәләкәч тәүге документлы булды.

Айбулат Кече Кайбыч авылында яшәүче Талия һәм Айнур Низаметдиновлар гаиләсендә, икенче бала булып, узган елның 31 декабрендә туган. Яшь тә ун айлык Аяз абыйсы бик ярата үзен! Әтиләре — Айнур район янгын сүндерү часте хезмәткәре, әниләре Талия, декрет ялына чыкканчы, үзәк хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән.

Сафия Мәлкидән Юрий һәм Наталия Галкиннар гаиләсендә бу елның 4 гыйнварында дүртенче бала булып дөньяга аваз салган. Абыйлары Савелий, Станислав, Семенның бик тә көтеп алынган сеңлесе ул. Юрий — М12 юл төзелешендә машина йөртүче, Наталия декрет ялына кадәр авылда хат ташучы булып эшләгән.

Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләкләр дә алды. Мондый бүләкләр быел Кайбыч ЗАГСында теркәлгән һәр балага биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100