news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Җәлилгә багышланган күчмә стенд күргәзмәсе эшли

Кайбычта Төбәкне өйрәнү музеенда Муса Җәлилгә багышланган күчмә стенд күргәзмәсе эшли. Бу Татарстан Милли музее һәм аның филиалы - Җәлил музей-фатиры проекты.

Татарстанның Милли музее фондларыннан тәкъдим ителгән документлар һәм фотосурәтләр Җәлилнең Оренбург өлкәсендәге балачагы, аның Казанда һәм Мәскәүдә укуы, иҗат юлы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, 1944 елда нацист әсирлегенә эләгүе һәм җәзалап үтерелүе турында бәян итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Герой шагыйрьнең әти-әнисе һәм ул үзе балачакта һәм яшьлектә, 1930 елларда шагыйрь Сибгат Хәким, композитор Җәүдәт Фәйзи, татар артистлары, музыкантлары, көрәштәшләре белән төшкән, шулай ук Берлин төрмәсендә җәзалау коралы - гильотина фотолары да бар.

Күргәзмәдә шагыйрьнең кызы Чулпанга язган фронт хатларын, үлгәннән соң Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин премиясе бирелү турындагы документларны күрергә була. Мәскәүдә Зур театрда, Праганың Милли театрында, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган «Җәлил» операсының триумфаль юлын исә, афишалар һәм фотосурәтләр чагылдыра.

Проект патриотик тәрбия бирү һәм татар мәдәниятен популярлаштыру өчен бик мөһим. Күргәзмәдә батырлык дәресләре үткәрергә мөмкин.

2006 елда, Җәлилнең 100 еллыгына бу күргәзмәне Россия Дәүләт Думасында, 2012 елда Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында Мәскәү музыка йортында күрсәттеләр. Шулай ук проект Ульяновскида һәм Татарстанның Минзәлә, Алабуга, Мөслим, Зәй, Әлмәт, Чаллы, Апас, Лаеш районнарында тәкъдим ителде.

Күргәзмә Кайбычта Төбәкне өйрәнү музеенда 18 февральгә кадәр булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100