news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта «Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел» күргәзмә проекты тәкъдим ителде

Кайбычта «Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел» күргәзмә проекты тәкъдим ителде
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбыч ягы музеенда Татарстан Милли музееның «Татарстан – Донбасс: тарихка 100 ел» күргәзмә проекты тәкъдим ителде. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллин, аннан соң идарә иткән Җәүдәт Гаффаров, мәктәп директорлары катнашты.

Күргәзмәдә республикабызда яшәүчеләрнең Донбасс бассейны үсешенә керткән өлеше, бер-берсеннән ерак булып күренгән Татарстан белән Донбасс өлкәсенең тарихи, мәдәни, сәнәгать, икътисади багланышлары турында сөйләүче документлар, фотолар, хатлар, башка материаллар тәкъдим ителде.

Проектның кураторы, ТР Милли музееның экскурсия-туристлык бүлеге мөдире Анастасия Мокрополова сөйләвенчә, узган гасырның 20нче елларында Донбасста зур татар диаспорасы барлыкка килә. Донбасс татарстанлылар тормышында аерым роль уйный. Гражданнар сугышыннан соң республиканың бик күп кешесе Донбассны торгызырга киткән. Бик күпләр шунда гаилә корып калган. Донбасс тарихы аларның шәхси тарихына әверелгән.

Күргәзмәдән тыш, шул ук исемдәге буклет-юл күрсәткече дә тәкъдим ителде. Анда Татарстан — Донбасс темасы буенча тиңдәше булмаган материаллар тупланган.

Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров музей буенча экскурсия дә үткәрде. Анда катнашучыларны төрле елларда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган кешеләргә багышланган стендны кызыксынып карады. Район администрациясендә төрле елларда хезмәт куйган һәм хәзерге вакытта эшләүчеләрне үз эченә алган стенд та кызыксыну уятты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100