Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбычта «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Кайбычта иң уңган, сәләтле сабыйлар быел да «Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесенә җыелды. Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Җәмилә Сагиева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.
«Татар кызчыгы, татар малае» бәйгесе — күңел ачу чарасы гына түгел. Аның максаты— мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү. Быелгы бәйгедә төрле авыллардан килгән, татар балалар бакчаларына йөрүче биш кыз һәм биш малай катнашты. «Үзем турында үзем», «Мин сәнгатькә гашыйк», «Оста кулда һөнәр бар», «Татар халкының авыз иҗаты, гореф-гадәтләре» дигән биремнәрне үтәп, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр бала халкыбызның милли киеменнән киенгән, күз явын алырлык матур иде.
Җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Җәмилә Сагиева тапшырды.
«Милли киемнәрдәге бу нәниләргә карап туйгысыз. Киләчәктә дә халкыбызның асыл ул-кызлары булып калыгыз. Бүгенге бәйгедә катнашу барыгызга да кызыклы булгандыр, чөнки һәр чыгыш сезнең өчен зур яңалык ул. Конкурсларга әзерләнгәндә яңа һөнәрләргә өйрәнәсең. Бәйгедә җиңү түгел, катнашу гына да зур дәрәҗә», – диде Фәния Петухова.
Бәйгене оештыручы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева үз чыгышында тәрбиячеләргә һәм әти-әниләргә рәхмәт әйтте.
«Бүген бик матур бәйге узды. Балалар һәрьяклап соклану уятты. Алар тырышты, берсе дә каушап калмады. Барысына да беренче урын бирәсе килә. Әти-әниләр! Балаларыгыз үткен, чая булсын, тормышта үз юлларын тапсын иде. Бу бик тә мөһим. Ул-кызларыгыз өчен хәзердән үк тырышасыз икән, алар моны зур үскәч тә онытмаячак. Тәрбиячеләр, сез зур һәм мөһим эш башкарасыз. Ел саен бу бәйгегә балаларны әзерлисез. Сабыйлар белән эшләү җиңел түгел. Моның өчен зур тырышлык, күп көч кирәк. Балаларыбыз ис китәрлек, алар белән бергәләп телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырбыз дип ышанам», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз