news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта табиблар өчен өч йорт файдалануга тапшырылды

Кайбычта табиблар өчен өч йорт файдалануга тапшырылды
Фото: https://kaibicy.ru/

Кайбычта табиблар өчен өч йорт файдалануга тапшырылды. Бүген әлеге йортларның икесенең ачкычларын хуҗаларына тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин соңгы елларда калкып чыккан Равил Зәйнуллин урамындагы бу йортларның җирле бюджеттан максатчан рәвештә нәкъ табибларга дип төзелүен билгеләп узды.

Йортның берсе акушер-гинеколог Гүзәл Сафаргалиевна һәм табиб-терапевт Барый Йосупов гаиләсенә бирелде. Икенчесендә балалар табибы Айсылу Таулбаева гаиләсе яшәячәк. Аның тормыш иптәше «Август-Кайбыч» җәмгыятендә эшли. Әлеге табибларның барысы да Башкортстан якларыннан, алар районга махсус программа буенча эшкә кайткан.

Алар барысы да халык арасында абруй казанып өлгергән. Районның баш табибы Гөлнара Сафиуллина да, яңа йортларга күченүчеләр үзләре дә җитәкчелеккә тирән рәхмәтләрен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100