news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта Сабантуйның быелгы батыры тәкәсен батыр асты калган көрәшчегә бирде

Кайбыч районының Кошман авылында халык Сабан туена җыелды. Барысын да район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, актив пенсионерларны, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Узган елгы Сабантуй белән быелгысы арасында Кошманда ун пар гаилә корган, биш бала туган. Алар да бәйрәмгә чакырулы иде, сәхнәдә бүләк тапшырдылар. Җирлек башлыгы Лилия Сафина да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.

Сабантуй флагын узган елгы Кошман Сабан туе батыры Шәфкать Фәйзуллин күтәрде.

Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар башланды. Мәйданда җыр-бию тынып тормады. Татар эстрадасының яшь артистлары — оста гармунчы һәм алып баручы Рамил Шәрәфиев, җырчылар Зәлия Саттарова һәм Рафис Фазылҗанов яхшы кәеф бүләк итте.

Сабантуйның күркәм бизәге — милли көрәш. Ул яшьли арабыздан киткән, кечкенәдән көрәшне үз итеп, күп тапкырлар Сабантуй батыры булган Ильмир Сафиуллинның якты истәлегенә багышланды. Ильмирның әтисе Илһам абый Кошманда туып-үскән. Олы улы Ильвир да — көрәшче. Алар 40 килограмм кадәр үлчәү авырлыгында икенче урынны яулаган яшь көрәшчебез Зиннур Насретдиновка велосипед бүләк итте.

Кошманның быелгы абсолют батыры булып та Ильвир Сафиуллин калды. Үзенә бирелгән тәкәне ул батыр асты калган Шәфкать Фәйзуллинга тапшырды. Милли бәйрәмебез ат чабышыннан башка үтми. Әлеге ярышта Олы Урсактан Илһам Кәримов үзенең «Лаура» кушаматлы аты белән беренче урынны яулады.

Һәр адымда милли сулыш сизелеп, милли аһәң белән күңелләрне иркәләве, ерактагы кардәшләребезне чакырып кайтаруы белән дә кадерле бит ул Сабантуй: күптән күрешмәгән дуслар, туганнарны, авылдашларны күрештерүе белән дә бик якын ул. Кошманлылар һәм кайткан кунаклар да бәйрәмнән киләчәк көннәргә көч алып, киләсе Сабантуйларда кабат бергә җыелырга насыйп булсын, дип таралышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100